2023 елның 29 нчы сентябрендә Казан шәһәренең "Локомотив" стадионында (Юдино бистәсе) 2023/2024 уку елында ТР югары белем бирү оешмалары Спартакиадасының җиңел атлетика кроссы буенча ярышлар узды.

Стартка Татарстан Республикасының 15 югары уку йортыннан 150дән артык катнашучы чыкты, шул исәптән безнең университет командасы да. Хатын - кызлар өч километрлы дистанцияне, ә ир-атлар биш километрлы дистанцияне узуда ярыштылар.

Хатын-кызлар арасында шәхси беренчелектә җиңел атлетика белгечлеге буенча 2 курс студенты Анастасия Кулябина 11.45,1 нәтиҗәсе белән өченче урынны алды. Пьедесталның беренче баскычына 3 курс студенты Матрина Елена күтәрелә,ул ярышларда җиңүче була һәм 11.12, 2 нәтиҗә күрсәтә.

Ир - атлар арасында шәхси беренчелектә өченче урынны магистратураның 1 курс студенты, югары казанышлар спорты теориясе һәм практикасы әзерлек юнәлеше буенча белем алучы Астамбеков Аяз алды, ул 16.14,4 нәтиҗә күрсәтте.

Команда беренчелеге нәтиҗәләре буенча югары уку йортлары арасында урыннар түбәндәгечә бүленгән:

Өченче урынны 1247 очко белән Казан дәүләт энергетика университеты командасы алды. Икенче урында Казан (Идел буе) федераль университеты (КФУ) командасы, ул 1254 очко җыйды. Команда беренчелегендә 1312 очко нәтиҗәсе белән Идел буе спорт университеты командасы җиңде.

Профессор-укытучылар составы һәм  Г.В. Цыганов исемендәге җиңел атлетика һәм Ишкәкле спорт төрләре теориясе һәм методикасы кафедрасы студентлары әлеге ярышларны оештыруда, үткәрүдә һәм хөкемдарлыкта актив катнаша.

Кафедраның өлкән укытучысы Дмитрий Мостяков билгеләп үткәнчә: "хәзерге вакытта әлеге ярышларда катнашу өчен Университет командасын формалаштырганда без урта һәм озын дистанцияләргә йөгерүдә махсуслашкан күп санлы квалификацияле спортчыларның булмавы белән бәйле кайбер кыенлыклар кичерәбез. Шуңа бәйле рәвештә, команда беренчелегендә җиңү өчен егетләргә чыннан да көрәшергә туры килә. Бу җиңү безнең кафедра өчен генә түгел, ә бөтен университет өчен дә бик кыйммәтле булырга тиеш.

Без егетләрне һәм аларның тренерларын җиңү белән котлыйбыз! Алга таба уңышлар һәм ныклы сәламәтлек телибез!

Итоговый протокол