Идел буе университетының дүрт курс студенты Илья Данилов тхэквондо буенча Россия чемпионатында «алтын» яулады. Турнир бу көннәрдә Казанда узды, анда илнең 40 төбәгеннән 500дән артык тһэквондист катнашты. Ярышлар йомгаклары буенча барлык медаль ияләре дә Россия җыелмасының төп составына керде. Илья Данилов 68 кг. га кадәр авырлык үлчәмендә көрәште.ул турнирдан алган тәэсирләре белән уртаклашты һәм җиңү аның өчен күңелле, әмма көтелгән нәтиҗә булуын билгеләп үтте.
- Россия чемпионаты бетү белән үк аңа әзерләнә башлыйм. Мин үз көндәшләрем белән элегрәк очрашкан идем, шуңа күрә җитди кыенлыклар тумады, әмма җиңү һәрвакыт күңелле. Җиңәргә миңа салкын канлылык ярдәм итте дип саныйм-ярышлар вакытында мин хисләрне контрольдә тотам, - дип ассызыклады Илья Данилов.
Россия чемпионаты аның өчен Кытайдагы сезонның төп стартына яхшы әзерлек булды. Шул ук вакытта спортчы барлык максатларны да үтәлгән дип санамавын белдерде. «Минем һәрвакыт күбрәкне телим".
Текст: Дарья Авдонина
Редактор: Аделина Храмова



