Мәгълүмати һәм телекоммуникацион технологияләр кулланып, мошенниклык очраклары ешаю сәбәпле, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында хәбәр итәбез, алар сезгә мәгълүматларыгызның һәм акчаларыгызның куркынычсызлыгын саклап калырга ярдәм итәчәк. Әгәр сезгә таныш булмаган номердан шалтыратсалар һәм шәхси мәгълүматларны хәбәр итәргә яки акча күчерергә сорасалар-кичекмәстән сөйләшүне тәмамлагыз. Әгәр сезгә шалтыраткан әңгәмәдәш үзен нинди дә булса оешма хезмәткәре дип таныштырса, мөстәкыйль рәвештә әлеге хезмәтнең рәсми номерына шалтыратырга һәм шикле шалтырату турында хәбәр итәргә кирәк. Алынган мәгълүматны һәрвакыт тәнкыйди бәяләгез һәм аның дөреслегенә ышану өчен рәсми чыганакларда тикшерегез. Хәрәкәт иткәнче якыннарыгыз белән киңәшегез – паникага бирешмәгез һәм хис-кичерешләр тәэсирендә ашыгыч гамәлләр кылмагыз. Сак булыгыз, шәхси мәгълүматларыгызны һәм акчаларыгызны саклагыз.

РФ Генераль прокуратурасы һәм Россия банкы материаллары буенча.