12 нче гыйнварда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында Татарстан спорт министрлыгы коллегиясе утырышы узды.

Коллегия утырышы ахырында Олег Матыцин, Фәрит Мөхәммәтшин һәм Владимир Леонов Физик культура һәм спорт тармагының аеруча яхшы эшләүчеләренә дәүләт һәм ведомство бүләкләрен тапшырдылар.

"Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре" мактаулы исеме белән бүләкләнүчеләр арасында Университетның спорт буенча инструкторы, ә бер үк вакытта безнең кафедраның өлкән укытучысы Владимир Александрович Гоголин да бар.

Лаеклы бүләк белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!