Идел буе дәүләт университеты колледжы укытучылары һәм студентлары Республика балалар клиник хастаханәсе каршындагы «Өйдән ерак йорт» кунакханәсендә булдылар. Кунакханәдә яшәүче балалар һәм аларның әти-әниләре өчен "Шалкан" әкиятенә нигезләнгән күңел ачу программасы оештырылган. Балалар әти-әниләре белән бергә туплар, боҗралар, башка якты реквизитлар белән күңелле эстафеталар узды. Уен артыннан вакыт сиздермичә үтте. Һәр очрашу балаларга шатлык бүләк итүгә, сәламәтләнү юлында аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Шулай ук Халыкара балаларны яклау көне алдыннан узган чираттагы очрашу «өйдән ерак йорт»диварларында кечкенә бәйрәм булды.