Россия студентлар спорт берлеге президенты Сергей Крюков Идел буе университеты ректоры һәм коллективына рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

  - Хөрмәтле Рәфис Тимерханович! 

Сезне һәм бөтен Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт университетын спортчыларыбызның Германиядәге Бөтендөнья студентлар Уеннарында җиңүләренә керткән бәяләп бетергесез өлешегез белән котлыйм.  Медаль зачеты сезнең тырышлык, бөтен университет тырышлыгы һәм студентларның хезмәт сөючәнлеге нәтиҗәсендә тулыланды.  Россия студентлар спорты союзы һәм Россиянең барлык студентлар спорты исеменнән Сезгә зур рәхмәт.

Идел буе университеты студентлары Бөтендөнья Универсиадасында өч алтын һәм бер көмеш медаль яуладылар.  Ил җыелма командасы составына халыкара класслы спорт мастеры Александр Степанов (йөзү) һәм Россиянең спорт мастерлары Егор Агафонов һәм Илья Симакин (теннис) керде.

Текст: Павел Железняк