"Яхшы үзгәрешләр вакыты" шигаре астында 16 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр Татарстанда "Көзге игелек атнасы" акциясе узачак, ул ирекле эшчәнлекне үстерүгә, үзара ярдәм культурасын популярлаштыруга һәм халыкны социаль әһәмияткә ия инициативаларга җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Акцияне Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә» Татарстан Республикасы иреклелек мәгълүмати-ресурс үзәге оештыра. Акциядә катнашучылар кешеләргә ярдәм итү, хайваннар турында кайгырту, экологияне саклау һәм өлкән буынга ярдәм итү тематик биремнәрен үтәргә тиеш. ВКонтакте социаль челтәрендәге Другое дело мини-кушымтасында биремнәр урнаштырылачак. 14 яшьтән өлкәнрәк, Татарстан Республикасында яшәүче теләге булган һәркем катнаша һәм игелекле эш башкара ала. Аларга Добро.РФ платформасында һәм «ВКонтакте»социаль челтәрендә профиль булырга тиеш. Акция нәтиҗәләре буенча өч җиңүче билгеләнәчәк һәм бүләкләнәчәк.



