Бүген, 30 нчы мартта, Идел буе спорт һәм туризм университеты укытучыларына, хезмәткәрләренә һәм студентларына спорт вузының Гыйльми советы утырышы вакытында төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырылды.
«Татарстан Республикасының физик культура һәм спортны үстерүдәге казанышлары өчен» мактау билгесе Идел буе университеты ректоры Рәфис Борһанов тарафыннан футбол һәм хоккей теориясе һәм методикасы кафедрасы укытучысы Анна Романовага тапшырылды.
Татарстан Республикасы спорт министрлыгының Мактау грамотасы белән сәламәтлек саклауны оештыру бүлеге башлыгы Әлфия Бәдретдинова һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге фотохезмәте җитәкчесе Павел Железняков бүләкләнде.
Татарстан Республикасы спорт министрының рәхмәтен югары уку йорты башлыгы кулыннан җиңел атлетика һәм Ишкәкле спорт төрләре теориясе һәм методикасы кафедрасының өлкән укытучысы Василий Емельянов, адаптив физик культура һәм тормыш иминлеге кафедрасының укытучылары Евгений Герасимов, Альбина Шәймиева һәм Сәрия Хәсәнова алдылар.
Моннан тыш, Идел буе университеты ректорының Рәхмәт хаты белән физик культура институты студентлары Лия Вәлиева һәм Никита Цухлов билгеләп үтелде.
Югары уку йортының Гыйльми советы утырышы ахырында, көн тәртибендәге төп мәсьәләләрне карау тәмамлангач, Идел буе университеты ректоры Рәфис Борһановка икътисад фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсе бирелүе билгеле булды.
Социаль челтәрләрдә безгә язылыгыз: Телеграм һәм ВК
Фото: Павел Железняк



