Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында «Иҗат аша тынычлык һәм бердәмлеккә» III Төбәк этномәдәни фестивале уза. Конкурс-фестиваль Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәмендә үткәрелә. Фестивальнең оештыручылары булып Идел буе спорт һәм туризм университеты, республиканың яшьләр эшләре буенча министрлыгы һәм Татарстан Мәгариф һәм фән Министрлыгы тора.
«Иҗат аша тынычлык һәм бердәмлеккә» III Региональ этномәдәни фестиваленең сайлап алу туры тәмамланды инде.
Фестивальнең сайлап алу туры кысаларында конкурста катнашучылар – республика югары уку йортлары студентлары – Татарстан халыкларының гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен чагылдырган иҗади номерлар белән чыгыш ясадылар. Хореография, вокал һәм инструменталь музыка, нәфис сүз юнәлешләре буенча ярышлар узды.
Фестивальнең идея авторы, югары уку йорты ректоры Рафис Борһанов фикеренчә, яшьләр арасында халык иҗатының традицион формаларын популярлаштыру – фестивальне үткәрүнең төп максатларының берсе. "Россиянең күпмилләтле мәдәнияте саклануны һәм үсешне таләп итә. Бездә Россиянең төрле төбәкләреннән студентлар укый, һәм без уку вакытында алар Безнең төбәкнең мәдәнияте һәм гореф - гадәтләре белән танышсын, үзләренең кечкенә ватаннары турында белгәннәре белән уртаклашсын өчен барысын да эшлибез», - дип билгеләп үтә Рафис Борһанов.
Быел катнашучылар саны өч тапкырга диярлек артты: барлыгы 540 кеше катнаша.
Фестивальнең ахыры 14 нче мартта Идел буе университетының Концерт залында җиңүчеләр һәм призерларның төсле гала-концерты булачак. Җиңүче студентлар һәм мәгариф учреждениеләре акчалата бүләкләр белән билгеләнәчәк.
Социаль челтәрләрдә безгә язылыгыз: Телеграм һәм ВК
Фото: Амалия Рязанцева



