Татарстан югары уку йортлары Спартакиадасы нәтиҗәләре буенча бүләкләү тантанасы белән Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты ректоры Рафис Борһановның Су спорт төрләре сараенда йөзү буенча вуз җыелма командасы белән очрашуы башланды. Университет командасы ярышларда җиңүче булды.
Әмма ярышлар нәтиҗәләре буенча медальләр һәм Рәхмәт хатлары гына ректорның спортчылар белән очрашуына төп сәбәп булмады. 25 нче ноябрьдә йөзү буенча Россия чемпионаты һәм «Дуслык Уеннары» халыкара ярышлары тәмамланды. Уеннарда 22 илдән спортчылар катнашты. Россияне 933 катнашучы тәкъдим итте. Татарстан Республикасы данын 59 спортчы яклады, шуларның 16сы – Идел буе спорт университеты студентлары. Вузның тагын ике студентын Россиянең башка төбәкләре тәкъдим итте. Безнең университеттан ярышларда барлыгы 18 спортчы катнашты.
Ярышлар көннәрендә Татарстан спорт вузы студентлары лаеклы нәтиҗәләргә иреште: 5 алтын медаль; 2 – көмеш, 2-бронза (барлыгы-9 медаль).
Егетләрнең күбесе шәхси рекордлар куйды, ә икенче курс студенты Алексей Федосеев Россия спорт мастеры нормативларын үтәде.
Студентларны сәламләп, университет ректоры билгеләп үткәнчә, 2013 елгы Универсиада ярдәмендә югары уку йортына гаять зур мирас тапшырылган һәм хәзер студентларның яхшы шартларда шөгыльләнү мөмкинлеге бар.
«Бүген безнең кебек база дөньяның һәр спорт вузында да юк. Сез барыгыз да яңа программалар буенча укыйсыз, көн саен дөнья чемпионнарын күрәсез, аларның тәҗрибәсен һәм белемнәрен үзләштерә аласыз. Бу мөмкинлектән файдаланыгыз», - дип ассызыклады Рафис Борһанов.
Спорт вузы ректоры фикеренчә, университетны тәмамлаучылар-иң яхшы тренерлар. Ул аларның һәрберсе бу эштә үз сәләтләрен табар дип өмет белдерде.
«Сезнең тәҗрибәгез бәяләп бетергесез. Тренер булып эшләсә, спортчыга ихтыяҗ күпкә артыграк. Бу бик кирәкле эш. Сез спортчыларны гына әзерләмисез. Сез, барыннан да элек, үз илегезнең патриотларын әзерләячәксез», - дип белдерде ректор.
Җавап сүзендә Идел буе университетының дүртенче курс студенты, Россиянең спорт мастеры, Дөнья кубогының көмеш призеры, ике тапкыр Россия чемпионы, "Дуслык Уеннары" халыкара ярышлары җиңүчесе, шулай ук Россия Кубогы җиңүчесе, йөзү буенча Россия чемпионаты биш тапкыр призер, йөзү буенча Россия чемпионаты призеры, Бөтенроссия җәйге Универсиаданың биш тапкыр җиңүчесе, ПФО һәм ТР чемпионатларының күп тапкырлар җиңүчесе Ирина Злобина бөтен команда исеменнән Рафис Бургановка студентлар өчен тудырылган шартлар өчен рәхмәт белдерде.



