ТРның спорт Министрлыгында хатын-кызларның баскетбол сезоны-2018/19 тантанасында академиядән Дарья Архангельская, Таисия Афанасьева, Карина Переменинага һәм академиянең җыелма баскетбол командасы тренеры Наталья Кулешовага спорт идарәсеннән рәхмәт хатлары бирелде.
Очрашуда спорт үсеше ТР ның Спорт министрлыгы начальнигы Раиф Вафин, ТРның баскетбол Федерациясе президенты Павел Карпов һәм АНО «Баскетбол клубы «Казаночка» директоры Маргарита Берзегова катнашты.
Академия студентларын һәм тренерын бүләкләүнең максаты алар Россия-2019 чемпионатында баскетбол 3х3 буенча бронза медаль яуладылар. Команда составында академия триосы һәм танылган Казан баскетболисткасы Мария Попова бар.
«Бронзадан» тыш России чемпионатында «Тулпар» составында академия студентлары Казан командасының уңышы өчен Алинә Новикова һәм Елизавета Зайцева тырышты. Плей-оффта «Казаночка» «Ростов-Дон-ЮФУ»га оттырды.
Моңа карамастан, баскетбол сезонының нәтиҗәләре ясалды. Дарья Архангельская, Таисия Афанасьева, Елизавета Зайцева һәм Алина Новикова 2019 нчы ел Неапольда узачак Бөтендөнья җәйге универсиада-2019 күненкмәләр командасына чакырылган.



