Идел буе академиясе студенталары «Гаврош» балалар йортында спорт һәм сәламәтлек бәйрәме уздырдылар. Валеева Эльвина, Ибатуллина Аделя, Курбанова Алина, Сильков Дмитрий, Тимофеев Виктор, Шириев Ринас һәм Смирнов Данил балаларны спорт белән таныштырды
«Балалар бик теләп спорт эстафетасында катнашты, үзләрен хоккей, волейбол уенчылары, гимнастлар итеп тойды, — дип сөйли Студсоветның социаль сектор җитәкчесе Эльвина Валеева. — Балалр ярышта катнашты, истәлекле һәм татлы бүләкләр алды. Ә әлеге оешманың җитәкчесе ректор исеменә әлеге чараны оештырган өчен рәхмәт хаты тапшырды.
Без — физик тәрбия юнәлешендә булачак белгечләр, балалар белән эшләргә, аларны спорт белән шөгыльләнү, сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтергә тиешбез. Без янәдән монда килербез әле.



