Университетның икенче курс студенты Матвей Занин «ШОС Ачык Кубогы»спорт гимнастикасы буенча халыкара ярышларда уңышлы чыгыш ясады. Турнир Мәскәүдә «Озеро Круглое» Россия җыелма командалары әзерлеге базасында узды. Медальләр өчен Россия, Беларусь, Иран һәм Үзбәкстан юниорлары һәм юниоркалары көрәште. Күп төр ярышларда Матвей өченче нәтиҗә күрсәтте, әмма пьедесталдан читтә калды: регламент буенча медальләрне илнең ике спортчысы гына ала. Беренче урынны Евгений Поленников, икенче урынны Александр Васильев алды. Аның каравы финалда параллель борысларда гимнаст Иран вәкилен 0,066 баллга узып, җиңүне тартып алды.

Текст: Кира Грудина 

Фото: Россия гимнастика федерациясе