Идел буе спорт һәм туризм университеты көллияте студенты, Россиянең спорт мастеры Эвелина Шеина Болгариядә ядрә белән ату буенча Европа беренчелегенең төп герое булды. 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында ул Россия җыелма командасы составында өч алтын медаль яулады. Ярышларның беренче көнендә Эвелина «пневматик пистолет, 10 метр»күнегүендә команда зачетында пьедесталның иң югары баскычына күтәрелде. Аннары, Трофим Галягин белән көчләрен берләштереп, спортчы шул ук дисциплинада катнаш парлы категориядә «алтын» яулады. «Пп-90» команда күнегүендә Эвелина ил җыелма командасы составында квалификациядә беренче урынны алды: ярымфиналда алар Чехияне 13:3 исәбе белән җиңде. Грузия командасына каршы хәлиткеч матчта Россия атучылары көндәшләренә бер генә шанс та калдырмады һәм очрашуны 12:0 исәбе белән тәмамлады. Сүз уңаеннан, спортчының тренеры - Илдар Харисов - Идел буе университетын тәмамлаган.

Текст: Татьяна Потехина