Идел буе университеты 19 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында академик ишү буенча Россия беренчелеген кабул итәчәк. Ярышлар 14-18 август көннәрендә Ишкәкле спорт төрләре үзәгендә узачак. Җиңү өчен 2007-2010 елларда туган Россиянең иң көчле спортчылары көрәшәчәк. Алар үзләрен төрле дисциплиналарда 2000 метрга йөзүдә күрсәтәчәк Шулай ук 7-13 август көннәрендә ишү каналында Байдарка һәм каноэларда ишү буенча Россия беренчелеге (17 яшькә кадәр) һәм бөтенроссия ярышлары (15 яшькә кадәр) уза. Ярышлар Россиянең 38 субъектыннан 700 дән артык спортчыны берләштерде.



