5 нче майда « Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты ректоры Кубогы» кысаларында «Су спорт төрләрендә спорт һәм сәламәтләндерү күнекмәләрен камилләштерүнең торышы, проблемалары һәм юллары»халыкара катнашында II Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе эшли башлаячак.
Конференцияне пленар утырыш ачачак, аннары докладлар белән Россиянең атказанган тренеры Ирина Белоусова, спорт антропологиясе һәм нутрициологиясе лабораториясе фәнни хезмәткәре Ирина Кобелькова, Россия спорт университетының спорт һәм синхрон йөзү теориясе һәм методикасы кафедрасы мөдире Олег Попов, Рус география җәмгыятенең төбәк бүлеге рәисе Дмитрий Шиллер һәм башка экспертлар чыгыш ясаячак. Конференцияне «Спорт йөзү теориясе һәм методикасы», «Су спорт төрләре теориясе һәм методикасы» һәм «Су спорт төрләрендә физкультура – сәламәтләндерү технологияләре»тематик секцияләре дәвам итәчәк.
6 нчы майда, Кубокның икенче көне кысаларында, «Буревестник» спорт комплексында Украинада махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булган Россия спорт мастеры һәм югары уку йортын тәмамлаган Дмитрий Усов истәлегенә йөзү буенча Бөтенроссия ярышларын ачу тантанасы була.
12 югары уку йортыннан һәм илнең 30 субъектыннан 850 спортчы катнашачак йөзүләргә өстәп, конференц-залда «Йөзү буенча балалар тренеры өчен яшь психологиясе» темасына Идел буе университетының физик культура һәм спорт өлкәсендә педагогика һәм психология кафедрасы доценты Юлия Пайгунованың ачык лекциясе узачак.
Икенче көнне шунда ук «Яшь спортчыларны медицина-биологик озата баруны оештыру» дигән лекция белән Идел буе университетының фәнни-тикшеренү институтының медицина-санитар бүлеге начальнигы Гөлнара Янышева чыгыш ясаячак.



