Казанда «Дуслык уеннары» – «Спорт» халыкара комплекслы ярышларның II этабы узачак. Әлеге этап кысаларында суга сикерү буенча «Татарстан Республикасы Президенты Кубогы» халыкара ярышлары (10-13 нче ноябрь) һәм йөзү буенча халыкара ярышлар (20-25 нче ноябрь) планлаштырылган.
«Дуслык уеннары» уздыру объекты Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетының - Су спорт төрләре сараеның бер объекты булачак.
Белешмә өчен:
"Дуслык уеннары" - 2022 елның июленнән декабренә кадәр Казанда уза торган йөзү, синхрон йөзү һәм суга сикерү буенча халыкара ярышлар.
«Дуслык уеннары» ның I этабы «Мир» 19 нчы июльдән 3 нче августка кадәр уңышлы үтте. Анда 16 илдән 984 спортчы һәм 237 команда вәкиле чыгыш ясады, 376 комплект медаль уйнатылды.
Беренче этапта Олимпия уеннары чемпионнары һәм призерлары Евгений Рылов, Клемент Колесников, Антон Чупков һәм Светлана Колесниченко катнашты, ә мактаулы кунаклар арасында Алина Заһитова, Маргарита Мамун, Светлана Ромашина, Илья Захаров, Евгений Кузнецов, Алексей Вербов һәм башкалар бар иде.
ТР Спорт министрлыгы



