Кичә, 21 нче августта, Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты объектларының берсендә-Су спорт төрләре сараенда иң көчле спортчыларның Бөтенроссия Спартакиадасы кысаларында суга сикерү буенча ярышлар ачылды.
Катнашучыларны сәламләргә һәм аларны турнир башлану белән котларга Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов, Россия Суга сикерү федерациясенең беренче вице-президенты Дмитрий Саутин һәм Татарстан Республикасының суга сикерү федерациясе вице-президенты Альберт Баһаветдинов килде.
«Бүген без иң көчлеләр Спартакиадасының яңартылган проекты кысаларында суга сикерү буенча ярышларны ачабыз. Берничә атна элек кенә сезнең күбегез биредә «Дуслык Уеннары» кысаларында җиңү яулады, шуңа күрә мин сезгә яхшы стартлар һәм нәтиҗәләр телим. Алга гына барыгыз, ә без сезнең чыгышларны карарбыз!»,- диде министр.
Ярышлар Су спорт төрләре сарае бассейнында 21-24 нче августта узачак. Ярышлар ачылган көнне инде беренче финаллар узды, һәм медальләр ир-атлар арасында 3 метрлы трамплиннан һәм хатын-кызлар арасында 10 метрдан синхрон сикерүдә үз ияләрен тапты.
Бүген кичке сессиядә хатын-кызлар арасында 10 метрлы каланчадан һәм ир-атлар арасында 3 метрлы трамплиннан синхрон сикерүләр буенча финаллар узачак. Тамашачылар өчен керү ирекле.
ТР Спорт министрлыгының Матбугат хезмәте материаллары буенча



